ЧИТТӘ КАЛМА: торак пунктларында интернет кертү өченнү тавыш бирү бир 2027 елда илнең 100-1000 кеше яшәгән кече торак пунктларын югары тизлекле интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүе бара. 📆 Кайчанга кадәр: 2026 елның 8 ноябренә кадәр тавыш биреп була. 📝 Кемнәр катнаша ала? Тавыш бирүдә Россиянең балигъ булган гражданнары (18 яшьтән өлкәнрәкләр) катнаша ала. Үзегез рәсми рәвештә теркәлгән төбәктәге торак пункт өчен, мәсәлән, туганнарыгыз яки дусларыгыз яшәгән бистә яки авыл өчен тавыш бирергә мөмкин. Ничек тавыш бирергә? Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында түбәндәге сылтама буенча: https://www.gosuslugi.ru/inet. 📲💻 Кечкенә авылларда сыйфатлы мобиль интернет авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия: балаларның укуы, читтән торып эшләү, телемедицина ярдәме, якыннар белән даими элемтәдә тору. 📈 Статистика 2021 елдан федераль программа кысаларында мобиль интернет бөтен ил буенча 6 800 кече торак пунктларда барлыкка килгән. Татарстанда 2022-2025 елларда программа кысаларында 274 кече торак пунктта база станцияләре урнаштырылган. 📍Читтә калмагыз! Бу Татарстанның кече торак пунктларын сыйфатлы интернет белән тәэмин итү мөмкинлеге. Туганнарыгызга һәм танышларыгызга тавыш бирү турында сөйләгез. Татарстаныбызны, районыбызны яңа цифрлы мөмкинлекләргә һәм үсешкә алып барыйк!